Конспект занятия на татарском языке в младшей группе «Күбәләк белән танышу»

Автор: Идрисова Х.В., воспитатель первой квалификационной категории МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №16 «Скворушка» (г. Набережные Челны).

Максат.

1. Балаларны күбәләк белән таныштыру.

2. Күбәләкнең табигатьтәге әһәмиятен һәм чәчәк белән бәйләнешен аңлату.

3. Күбәләкләргә карата сак караш тәрбияләү.

Интеграль өлкәләр: тирә-юнь белән таныштыру, сөйләм үстерү, музыка.

Алдан зшләнгән эшләр: саф һавада йөргәндә күбәләкләрне күзәтү һәм рәсемнәр карау.

Материал: күбәләк рәсеме, ятьмә, чәчәк һәм күбәләк маскалары, магнитофон,дидактик уен «Кем тизрәк җыя».

Эшчәнлек барышы.

Тактада матур күбәләк рәсеме.

Тәрбияче: Әйт әле. Күбәләк

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Күбәләк.

Тәрбияче Нинди күбәләк?

Балалар: Матур күбәләк.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Күбәләк бик матур.

Ишек шакыйлар. Белмәмеш керә, кулында кечкенә ятьмә.

Белмәмеш: Исәнмесез, балалар.Менә минем ятьмәм бар.

Тәрбияче: Ни өчен кирәк ул сиңа?

Белмәмеш: Минем күбәләк тотасым килә, алар бит бик матурлар.

Тәрбияче: Әйдә, Белмәмеш, балалар белән бергә күбәләк рәсемен карыйк әле. Күбәләкнең канатлары нинди? Башында нәрсәләре бар? Гәүдәсе нинди?

Тәрбияче: Әйе, күбәләкләр бик матурлар, канатлары кызгылт, сары була. Гәүдәсе кечкенә, күзләре дә, аяклары да кечкенә,  мыегы да бар. Күбәләкнең аяклары алты, балалар.Күбәләк очып йөри.

Балалар күбәләк булып очып күрсәтәләр.

Тәрбияче: Без сезнең белән уйнап алабыз. Бу уен” Кем тизрәк җыя” дип атала.

Һәр балага өлешләргә бүленгән күбәләк бирелә . Балалар шул өлешләрдән күбәләк рәсеме җыялар. Магнитофонда тыныч кына музыка ишетелә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.

Белмәмеш: Нинди матур күбәләкләр!

Белмәмеш: Мин күбәләкнең чәчәккә утырганын күргәнем бар.

Тәрбияче: Балалар, ни өчен күбәләк чәчәккә куна?

Балалар: Сулар бар.

Тәрбияче: Әйе, чәчәкләрдә тәмле сулар бар. Күбәләкләр тәмле суны бик тә яраталар. Күбәләкләрнең тәмле су эчүләре чәчәкләр өчен бик тә файдалы. Әгәр алар кунмаса. чәчәкләрнең орлыклары булмый. Күбәләкләргә кагылырга ярамый, әгәр дә аның канатына кул белән тотынсаң, ул оча алмый, аларны сакларга кирәк.

Белмәмеш: Мин боларны белми идем. Башка бервакытта да күбәләкләргә кагылмам.

Белмәмеш саубуллашып чыгып китә.

Тәрбияче: Тагын бер уйныйбыз. Уеныбыз “ Күбәләкләр һәм чәчәкләр” дип атала.

Төркемдәге балаларның яртысы күбәләкләр маскасы, яртысы чәчәкләр маскасы кияләр.

Музыка астында күбәләкләр, чәчәкләр арасында очып йөриләр, чәчәкләр чүгәлиләр. Музыка туктагач, күбәләкләр чәчәкләр янында туктап  калалар.

Тәрбияче: Балалар,күбәләкләр турында ничек кайгыртырга кирәк?

Балалар: Тотмаска кирәк. Куркытмаска кирәк. Чәчәкләрне өзмәскә кирәк. Чәчәкләрне таптамаска кирәк.

Тәрбияче: Ни өчен боларны эшләмәскә кирәк?

Балалар: Күбәләкләр өчен тәмле су күп була.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Күбәләкләрне тотмаска, куркытмаска, чәчәкләрне өзмәскә, таптамаска кирәк, чөнки күбәләкләр өчен тәмле су күп була.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *