Перспективный план в старшей группе по пальчиковым играм (на татарском языке)

Зурлар төркемендә «Сөйләм телен үстерәдә бармак уеннарын кулану» дигән темага перспектив план.

Сентябрь

1 атна. Уртанчылар төркемендә өйрәнгән бармак уеннарын кабатлау.

2 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез» бармак уены.

3 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез» уенын кабатлау.

4 атна. «Корабль» бармак уены.

Октябрь

1 атна. «Корабль», «Чәбәк-чәбәк итәбез» бармак уеннарын кабатлау.

2 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләре.

3 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләрен кабатлау.

4 атна. «Исемең ничек» бармак уены.

Ноябрь

1 атна. «Исемең ничек» бармак уенын кабатлау.

2 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләрен кабатлау.

3 атна. «Һәркайсының үз эше» бармак уены.

4 атна. «Һәркайсының үз эше» кабатлау.

Декабрь

1 атна. «Бездә дуслык» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Йодрык» бармак уены.

4 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез», «Корабль», «Исемең ничек», «Һәркайсының үз эше», «Бездә дуслык», «Йодрык» кабатлау.

Январь

1 атна. «Т-с-с-с, шауламагыз!» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Кәбестә тозлыйбыз» бармак уены.

4 атна. «Т-с-с-с, шауламагыз!», «Кәбестә тозлыйбыз» бармак уеннарын кабатлау.

Февраль

1 атна. «Безнең өебез» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Чылбыр» бармак уены.

4 атна. «Безнең өебез», «Чылбыр» бармак уеннарын кабатлау.

Март

1 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез», «Корабль», «Исемең ничек» кабатлау.

2 атна. «Һәркайсының үз эше», «Бездә дуслык», «Йодрык» кабатлау.

3 атна. «Бармаклар?»

4 атна. Кабатлау.

Апрель

1 атна. «Бармакларга исем кушу» уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Кайда идең?»

4 атна. Кабатлау.

Май

1 атна. «Корабль», «Чәбәк-чәбәк итәбез» бармак уеннарын кабатлау.

2 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләрен кабатлау

3 атна. «Исемең ничек», «Һәркайсының үз эше», «Бездә дуслык», «Йодрык» кабатлау.

4 атна. «Т-с-с-с, шауламагыз!», «Кәбестә тозлыйбыз», «Безнең өебез», «Чылбыр» бармак уеннарын кабатлау.

Перспектив эш планы буенча бармак уеннары

Чәбәк-чәбәк итәбез

Түгәрәккә керәбез (басалар)

Чәбәк-чәбәк итәбез(кул чабалар)

Кая сезнең учларыгыз?

Менә безнең учларыбыз (алга сузып күрсәтәләр)

Ә учка качты бармаклар (кулларын йомарлыйлар)

Тиктормаслар алар, шуклар

Бармаклар эш эшләделәр (баш бармак белән бармак очларына кагылу),

Рәсем ясап карадылар,

Азрак кына арыдылар (кулларны ял иттерәләр).

***

Корабль

Кайчы белән кисәләр, кисәләр (кисү хәрәкәте белән).

Аннан баулар ишәләр, ишәләр (бау ишү хәрәкәте ясала).

Мачталарга бәйлиләр, бәйлиләр (уң якка иелеп бау бәйләү хәрәкәте ясала).

Корабльләр киләләр, киләләр, тү-тү-тү (куллар белән бинокльдән карау хәрәкәте ясала, кулларын рупор сыман итеп авызгакуеп, гудок кычкырткан тавыш чыгаралар).

***

Исемең ничек?

Бу бармак- бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак- әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

***

Олыга утын ярырга,

Уртага мичкә ягарга,

Ә сиңа –казан асарга.

Чәнтигә – җырлы башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

***

Һәркайсының үз эше

Баш бармак бау ишә (бау ишү хәрәкәте ясала)

Имән бармак имән кисә (агач кисү хәрәкәте),

Урта бармак ут кабыза (шырпы сызу хәрәкәте).

Атсыз бармак ат җигә.

Чәнти бармак чәй эчә.

(Исеме әйтелгән һәр бармак бөкләнә бара)

***

Бездә дуслык

Бер- кулларны алга сузабыз.

Ике- кулларны күтәрәбез.

Өч- кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт- кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч- бездә дуслык, бездә көч.

***

Йодрык.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була- бер,

Исемсез- ике,

Урта бармак-өч,

Имән бармак-дүрт.

***

Т-с-с—с, шауламагыз!

Бу бармак, йокым килә, ди (имән бармак).

Монысы, менеп ятам, ди (урта бармак).

Бусы килде дә ятты (атсыз бармак).

Нәниен дә йоклатты (чәнти бармак)

Кычкырмагыз, шауламагыз (әкрен тавыш).

Йокламыйча кем чыдар…

Таң кояшы бер чыгар (тавыш күтәрелә бара).

Асыл кошлар сайрарлар,

Уянырлар бармаклар.

Ура, ура, ура (кычкырып),

Вакыт мәктәпкә барырга (учларын ачып, кулларын югары күтәрәләр).

***

Кәбестә тозлыйбыз.

Без кәбестә турыйбыз, (бармак чуклары белән кисү хәрәкәтләре ясау)

Кишерен дә уабыз, (кулны йодрыклап, уу хәрәкәтләре ясау)

Тозларын да сибәбез, (тоз сибү хәрәкәтләре)

Кәбестәне кысабыз. (Учларныйодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)

***

Безнең өебез

Безнең өебез зур (кулларын як-якка җәяләр)

Идәне тигез (хәрәкәтләр)

Түшәме биек (кулларын күтәрәләр)

Тәрәзә ачыла,

Тәрәзә ябыла(ачу-ябу хәрәкәтләре белән күрсәтелә0

Ишек ачыла,

Ишек ябыла.

Ишегалдына чыгабыз.(атлау хәрәкәтләре ясыйлар)

***

Чылбыр

Бармак башын терәтеп,

Куйдык түгәрәкләтеп.

Башкаларын йөгертеп,

Уйныйбыз чылбыр итеп.

(Баш һәм имән бармак түгәрәк ясаган, икенче кулның баш бармагы һәм калганнары ярдәмендә ясалган түгәрәкләрне бер-бер артлы аның аркылы уздырып, чылбыр хәрәкәте барлыкка китерәбез).

***

Кайда идең?

— Бармак, бармак,

Кайда идең?

— Бу абый белән

Урманга бардым,

Бу абый белән

Кырда йөредем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

***

Бармакларга исем кушу.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк,

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән,

Чәнти була – бер,

Исемсезе – ике,

Урта бармак — өч,

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык тула.

***

Бармаклар

Бармакларны саныйм, берәмләп бүлеп карыйм:

Баш бармак. Бер. Әткәйгә. Әткәй өйдә баш кеше.

Имән бармак. Монысы — әнкәемнең өлеше.

Бер булды, ике булды, уртак бармак — өченче.

Бусы инде, билгеле, әбиемә тиешле.

“Әбикәем” дип, кадерләп, эндәшәбез без аңа,

Йомшак урын әзерләп, утыртабыз уртага.

Дүрткә — абый чиратта, аңа – атсыз бармагым.

Ай, үзем иң азакта чәнти булып калганмын.

Чәнти – чәнти – чәнтикәй, ул да, мин дә бәләкәй!..

Бишебезгә биш тиде, — һәркемгә өлеш тиде.

Использованная литература (Кулланылган  әдәбият)

1. «Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник». В.В.Цвынтарный Лань, Санкт-Петербург, 1997.

2. «Белем ачкычы – сүз». Э. Р. Хөснуллина. Биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007 ел.

3. «Азрак ял итеп алыйк»: Муяссарова И.Х. Физкультминуткалар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.- Казан, 1998 ел

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *